Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
9 гыйнвар , 21:53

Раил СӘЕТГӘРӘЕВ. Сөяркә белән...

– Син шундый таза, гайрәтле. Әгәр ирем кайтып керсә, аны нишләтер идең? – Мин аның олтыракка ярар җирен дә калдырмас идем.

Раил СӘЕТГӘРӘЕВ. Сөяркә белән...
Раил СӘЕТГӘРӘЕВ. Сөяркә белән...

Хатын сөяркәсе белән караватта ята. Шунда хатын сөяркәсеннән сорый:

– Син шундый таза, гайрәтле. Әгәр ирем кайтып керсә, аны нишләтер идең?

– Мин аның олтыракка ярар җирен дә калдырмас идем.

Шунда ишек артыннан кыюсыз гына тавыш ишетелә:

– Калдырдың ди, калдырмыйни: мин ике көн командировкада инде, туганкаем!

 

* * *

Ир – сөяркәсенә:

– Миңа хатыным хыянәт итте. Әмма мин менә хәзер синең белән бергә үчемне алдым, ниһаять!

– Мин синең урыныңда булсам, хәзер үч алуымны тагын, тагын, тагын да дәвам итәр идем!

 

* * *

Бер ирнең күршесендәге купеда бер хатын бара. Ир төнен яман хырылдый башлый. Хатын әледән-әле стенаны шакый, ә ир йокы аралаш ачу белән моңа кычкыра:

– Әйе, әйе, ишетәм: саңгырау түгел мин! Әмма бик арыганмын, гафу ит, яныңа керергә хәлем юк!

 

* * *

Редакциягә хат:

“Минем исемем Гөлчирә. Күптән түгел генә кияргә чыккан идем. Әмма башкайларымны кайда илтеп тыгарга да аптыраш. Ирем – сексуаль маньяк. Идән юганда да, ашарга әзерләгәндә дә, китап укыганда да, кием-салым үтүкләгәндә дә, мине теләп, җәфалый. Менә әле дә язмамның кылдый-былдый булуы шуның аркасында...”

 

* * *

Пластик операцияләр ясаучы хирургта:

– Доктор, минем күкрәкләрем һәрчак гәүдәмә перпендикуляр торсын өчен нишләргә кирәк?

– Дүрт аяклап йөрергә!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: