Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
8 гыйнвар , 14:46

Рәфил САМАТОВ. Ике куянның койрыгын бергә тоткан...

Ә иртән уянып китсәм... грипп та юк, балалар белән хатын да юк!

Рәфил САМАТОВ. Ике куянның койрыгын бергә тоткан...
Рәфил САМАТОВ. Ике куянның койрыгын бергә тоткан...

Заводта эшләүче бер егет станок артына грипп бепән чирләп килә.

– Болай сырхаулап йөреп, безгә дә чир йоктыруың бар, сыналган халык Нинди ысулы белән дәваланып терел давай, – дип хезмәттәшләре аңа акыл сата башлый.

–ысул соң ул? – дип кызыксына егет.

– Нинди ысул, дип инде... эштән кайтышлый кибеткә кереп, акчаңны кызганмый гына, бер яхшы аракы аласың да, кайткач, аны борычлап, яхшы гына итеп эчәсең дә, иртәнгә бернәрсәңдә: гриппыңда, чуртың да калмый, –  дип җаваплый иптәшләре.

Егет хезмәттәшләренең сүзен тота һәм иртәнгә, чыннан да, сеп-свежий булып эшкә килә. Тик шул көнне икенче бер дустының сырхаулап йөргәнен күреп кала һәм бу юлы инде үзе акыл сатарга тотына. Иптәше дә егетнең сүзеннән чыкмый, ләкин алдагы көнне эшкә нигәдер бик боек килә ул. Хикмәтнең нәрсәдә икәнлеген ачыклый башлагач, теге ир–ат болайрак бәян итә:

– Кич эштән кайтышлый кибеткә кердем, акчамны жәлләми генә бер кыйммәтле акбашны сатып алдым, өйдә аны борычлап эчтем, ә иртән уянып китсәм... грипп та юк, балалар белән хатын да юк! – дип, теләр–теләмәс кенә елмая...

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: