* * *
Яңа ел табыны. Бер хатын икенчесеннән:
– Без 12 ел элек сезнең белән бергә Яңа елны каршылаган идек.
– Чынлапмы? Хәтерләмим.
– Мин дә кеше йөзләрен хәтерләмим. Ләкин күлмәкләр хәтердә кала.
* * *
Яңа ел алдыннан кулларына дүрт пакет тотып өенә кайтып барган бер хатын каршына эксгибионист килеп чыгып, плащын ачып җибәрә.
– Үәт хәерсез, йомырка алырга онытканмын ич, – дип куя хатын көрсенеп.
* * *
Яңа елга бер сәгать кала табиб өенә кайтып җитә. Күрә – раковинасы тыгылган. Сантехникка шалтырата:
– Килеп чистартып китегез әле.
– Сез нәрсә, акылдан шаштыгыз мәллә? Бер сәгатьтән Яңа ел җитә.
– Безнең турыда уйлап карагыз. Урамда яңгырмы, буранмы – авырулар янына ашыгабыз.
– Сез безнең табибмыни? Хәзер килеп җитәм.
Килә.
– Күрсәтегез, нинди проблемаларыгыз бар?
– Менә, раковина тыгылган, ә хәзер кунаклар килергә тиеш.
Сантехник игътибар белән раковинаны карый да ак порошок сибә:
– Бер атнадан яхшырмаса, шалтыратырсыз.
* * *
– Кыш бабай, Яңа елга зур янгын сүндерү машинасы телим!
– Ярар, – ди Кыш бабай һәм йортка ут төртеп чыгып китә.
* * *
– Әни, әни! Чыршы яна!
– Янмый, улым, ә балкый.
– Әни, әни! Тәрәзә пәрдәләре балкый!
Фото: tukay-museum.ru