Җәйге мәл. Колхозда чөгендер эшләргә төшәләр. Тәҗрибәле хатын-кызлар бер-берсе белән ярышып эшли-эшли, бик күп җир китәләр, ә бер яшь кенә килен балакай эшнең рәтен-чиратын белми: тәмам интегә, азаплана торгач, бөтенләй артка кала. Җитмәсә, ул сирәкләгән чөгендерләр ян-якка егыла бара икән. Шулвакыт басуга колхоз рәисе килә, үзенең яхшы машинасыннан төшеп, әлеге киленнең “бик үзенчәлекле ысул” белән эшләвенә аптырап карап тора да:
– Әй, Хәмдия! Чөгендеркәйләрең соң артыңнан авып кала бит! Синең моңа кадәр кулыңа кәтмән тотканың бар идеме? – дип сорый. Хәмдия исә бөгелгән җиреннән тураеп та тормыйча, рәис ягына караш ташлап:
– Вәли Вәлиевич! Юк өчен кайгырмагыз – төнлә тора алар, – дип кычкыра.
Хуҗалык җитәкчесе мондый тапкыр жавапны ишетүгә хәйран калып, шаркылдап көлә-көлә машинасына утырып китә.
Фото: freepik.com