Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
29 декабрь 2023, 23:10

Гали ГАТАУЛЛИН. Әйтелмәгән әйтемнәр

Үзем җигәргә атым бар, мине җигәргә хатын бар.

Гали ГАТАУЛЛИН. Әйтелмәгән әйтемнәр
Гали ГАТАУЛЛИН. Әйтелмәгән әйтемнәр

Ни гаҗәп – гомерлек хатынга караганда бер төнлекләре шәбрәк.

Кызлар – крепость – аласың, алгач җимерекләре астында каласың.

Мактар өчен атым бар, әрепләшергә хатын бар.

Ялкау хатын – ир газабы, ялкау ир – ил газабы.

Үз хатының – талашырга, читнеке – сайрашырга.

Хәзер кызлар борын чөйми, арт чөя.

Егетләр кызны ерактан эзли, ә күрше кызын читләр күзли.

Яшьлектә кызлар күзлисең, өйләнгәч – хатыннан качу юлын эзлисең.

Үзем җигәргә атым бар, мине җигәргә хатын бар.

Кулга эләкмәгән асыл кош – беренче мәхәббәт, кулдагы карга – хатының.

Кеше гомере – тишек чүлмәккә салынган су.

Чибәрләрнең итәк астына ир генә түгел, мир дә сыя.

Кыз – кеше баласы. Малай – Ил баласы. Үстерәсең дә – ялгыз каласың.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: