* * *
Бер кеше күпкатлы йорттан очып төшеп барганда балконда басып торучыдан сорый:
– Ничәнче кат?
– Унсигезенче.
– Әле бераз яшәп була икән...
* * *
Күптән бер-берсен белмәгән ике таныш очраша.
– Сәлам, эшләр ничек?
– Әйбәт, кибет ачтым.
– О, бик авыр булмадымы?
– Юк, шушы лом белән ачтым.
* * *
Бер негр җилкәсенә попугай утыртып китеп бара. Сыраханә янындагы ир:
– Карале, кайдан алдың син моны, ә?
Попугай җавап бирә:
– Африкадан. Күп алар анда.
* * *
Нәни, аралашырга яратучы кызлар курчаклы уйный. Шулай ук аралашырга яратмаган зур малайлар да...
* * *
– Мин хатын-кызны 33 яшемдә генә татыдым.
– Ә аңа кадәр?
– Ир-атларны гына.
– “Зәңгәрме” әллә?
– Юк, мин каннибал.
* * *
– Ни өчен Чернобыльдә гөмбә җыю мөмкин түгел?
– Чөнки алар йөгереп кача.
* * *
Өч ир баш төзәтергә була. Берсенең хәле аеруча мөшкел.
– Икмәк кис, – диләр аңа.
– Юк, булдыра алмыйм.
– Шешәне ач!
– Ансын да булдыра алмыйм.
– Нәрсә генә эшли аласың соң?
– Тоз сибә алам.
* * *
Иренең үлеменә бер ел тулгач хатыны күрәзәчеләр аша аның рухын чакыра. Аннан ничек яшәве белән кызыксына.
– Бик тыныч, хәтта, әйтер идем, синең белән яшәүдән ун тапкыр яхшырак, – ди иренең җаны.
– Аһ, мин дә синең белән бергә оҗмахта буласым килә!
– Мин бит оҗмахта түгел, тәмугъта.
* * *
Урамнан канга баткан көнгерә йөгереп бара.
– Нәрсә булды? – дип сорыйлар аннан.
– Трамвайда сумкамны кискәннәр.
* * *
– Кулыңны сугышта өзделәрме? – дип сорый оныгы бабасыннан.
– Әйе, бәләкәчем.
– Ә ничегрәк булды?
– Военкоматка алып барырга дип кулымнан өстерәгәндә өзелде.
Фото: freepik.com