Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 декабрь 2023, 19:05

“Бу сорауга шоферым җавап бирсен”

Шофер, галим кыяфәтенә кереп, лекцияне яхшы итеп укыган. Тик, гөнаһ шомлыгы, очрашуга килгән физикларның берсе аңа катлаулы сорау биргән.

“Бу сорауга шоферым җавап бирсен”
“Бу сорауга шоферым җавап бирсен”

Макс ПЛАНК дигән физик, дөньядагы иң мәшһүр Нобель премиясен алгач, дөнья буенча сәяхәткә чыгып киткән. Кая гына бармасын, ул бөтен җирдә дә бер үк лекцияне укыган.

Аның шоферы һәр лекция вакытында залда, тамашачылар арасында утырган. Көн саен бер үк әйберне тыңлый-тыңлый, ул аны ятлап бетергән. Көннәрдән бер көнне ул Макс Планкка шундый тәкъдим ясаган:

– Әйдәгез, – дигән, – алышып торыйк. Сезнең урынга лекциягезне мин укыйм, ә Сез залда утырып, ял итегез.

Данлыклы физик көлеп җибәргән һәм ризалашкан.

Ярар, шофер, галим кыяфәтенә кереп, лекцияне яхшы итеп укыган. Тик, гөнаһ шомлыгы, очрашуга килгән физикларның берсе аңа катлаулы сорау биргән.

Шофер-“галим” югалып калмаган:Планкка күрсәтеп, болай дигән:

– Сезнеке кебек үсешкән, прогрессив шәһәрдә миңа шундый гади сорау бирерләр дип һич уйламаган идем. Шуңа күрә бу сорауга җавап бирү хокукын үземнең шоферыма тапшырам, – дигән дә, залда утыручы Макс Планкка төртеп күрсәткән.

Фото: https://vk.com/unbfacts  

“Бу сорауга шоферым җавап бирсен”
“Бу сорауга шоферым җавап бирсен”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: