* * *
Ир-ат логикасы:
– Автобуста эшкә китеп барам. Билетка акча җибәрергә кирәк. Аңа “син” дияргәме, “сез”ме? Мантыйк буенча уйлап карыйм. Бу автобус – экспресс. Ир үткән тукталышта төшмәде, димәк, ул минем микрорайонга бара. Кулында чәчәк, димәк, хатын-кыз янына бара. Чәчәкләре матур, шулай булгач матур хатын-кыз янына бара. Безнең микрорайонда ике генә матур хатын-кыз бар. Берсе – хатыным, икенчесе – сөяркәм. Сөяркәмә бара алмый, чөнки үзем аңа китеп барам, димәк, хатыныма бара. Хатынымның ике сөяркәсе бар: Кәли һәм Вәли. Кәли әлеге вакытта командировкада.
– Вәли, билетка акчаны тапшыр әле.
– Ә син мине каян беләсең?
* * *
Бер ир апекада очкылык тотуга каршы дару сорый. Аптекарь аның йөзенә суга.
– Сез нәрсә?!
– Менә бит очкылыгыгыз бетте.
– Мин бит хатыныма алмакчы идем.
* * *
Ач кытай ашханәгә керә, телне белмәү сәбәпле, башкалар ни китертсә, шуны алырга була. Бер студент кереп, тиенлекләрен барлаганнан соң: “Чәй”, – ди. Кытай да аңа ияреп: “Цяй”, – ди. Бер кыз керә. Кытай монысы берәр нәрсә ашар инде дип көтә. “Чәй”, – ди кыз. Кытай да чәй китертә. Аннан ашханәгә матрос килеп керә: “Флотча макароннар!”. Кытай да аңа иярмәкче булып: “Флоцча макацоннал”, – ди. “Нәрсә?!”, – дип сорый официант аптырап. Кытай мескен кыяфәткә кереп: : “Цяй”, – дип куя.
* * *
Һиндстанда туй мәҗлесендә кәләшнең маңгаена кызыл төс белән төртке куялар, моны күпләр белә, ә менә кияүгә туйда снайпер мылтыгы бүләк итүләрен бик азлар беләдер. Нәтиҗәдә андый парлар гомер буе бер-берсенә тугры була.
* * *
Мин аңа елмаеп сүз каттым һәм кызның күзләрендә саф мәхәббәт, назлы төн, ЗАГС, ике бала, ипотека, өч онык һәм бер кашык су чагылып калды.
* * *
Өйдә утлары сүнгәч кешеләр нишли?
Дөрес,тәрәзә янына барып тагын нинди йортларда ут сүнгәнен карыйлар.
* * *
Сумо буенча дөнья чемпионатына 80 тонна спортчы җыелды.
* * *
Ирем ваннада юынган вакытта ишек аша аңа чыккач телефонындагы язышулары турында сөйләшербез дигән идем. Менә инде дүртенче тәүлек юынуын дәвам итә.
* * *
Яхшы ирләр юлда аунап ятмый, алар диванда ауный.
* * *
“О, счастливчик!” телетапшыруы бара. Алып баручы “яңа татар”га сорау бирә:
– Кайсы кош оя кормый: миләш чыпчыгы, песнәк, кәккүк, фазан?
“Яңа татар” дусына шалтырата, анысы кәккүкне атарга куша. Нәтиҗәдә “яңа татар” җиңеп чыга.
Җиңүче призны юарга шул дусын чакыра, дөрес җавапны каян белүен сорый.
– Ничек инде белмәскә?! Кәккүкнең сәгать эчендә яшәвен хәтта балалар да белә бит.
Фото: freepik.com