Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 ноябрь 2023, 21:00

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Агы – тәкә, карасы – ак

Кемдер бүләк белән килгән, ә күбесе: “Туйны котлап, миннән бер сарык!” – дип котыла икән.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Агы – тәкә, карасы – ак
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Агы – тәкә, карасы – ак

Агы – тәкә, карасы – ак

 

Күршеләренең сарыгы ике бәрән китергән. Агай күршесенең бәләкәч кызыннан: “Бәрәннәрегез тәкәме, саулыкмы?” – дип сорый икән. Бала кешесе озак уйлап тормаган: “Агы – тәкә, карасы – ак”, – дип җаваплаган.

 

Миннән дә бер сарык

 

Авылда туй мәҗлесе бара икән. Туган-тумача, күрше-күлән яшьләрне никахлары белән котлый башлаган. Кемдер бүләк белән килгән, ә күбесе: “Туйны котлап, миннән бер сарык!” – дип котыла икән. Бөтен кеше дә сарык әйткәч, кияүнең дә ким-хур буласы килмәгән, сикереп баскан да:

– Миннән дә бер чарык! – дигән.

Теле дә бераз көтек булган шул.

 

Алабута күмәче

 

Рапатның бер чибәр кызын күрше Иске Биккенә авылына кәләш итеп алганнар. Бик авыр еллар, кодаларга күчтәнәч юнәтеп алып барырлык рәтләре юк икән. Буш кул белән барып булмый: алабута (чүп үләне орлыгы) күмәче пешергәннәр. Кодалары хәллерәк булгандыр инде: алар актык савым кәҗәләрен суеп, бәлеш салганнар. Туйдан кайткач, күрше-күлән туй хәлләрен сораштыра икән: “Кодалар хәллеме, ни белән сыйладылар?” Агайның да сер бирәсе килми: “Бәлеш пешергәннәр, табындагы ит бәлешен безнең алабута күмәче суга да ега, суга да ега”, – дип җаваплаган ул.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: