Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 октябрь 2023, 23:16

Рәфил САМАТОВ. Хатыны җилкәдән егылып төшкән

– Тормыш көткәңдә бик ныклык кирәк, балам, иреңнең җилкәсенә сразу менеп атлан! – дип аңлата хәстәрлекле ана.

Рәфил САМАТОВ. Хатыны җилкәдән егылып төшкән
Рәфил САМАТОВ. Хатыны җилкәдән егылып төшкән

Бер хатынның кызы кияүгә  бара. Озакламый яшьләр башка  чыгып, аерым, яши башлыйлар.  Көннәрдән бер көнне кызның  әнкәсе алар янына кунакка килә.  Ашап-эчеп алгач, кызы-йолдызы  белән өйдә икәүдән икәү генә  калгач, ул аңа үгет-нәсихәт бирә башлый: 

– Тормыш көткәңдә бик ныклык кирәк, балам, иреңнең җилкәсенә сразу менеп атлан! – дип аңлата хәстәрлекле ана. Шул вакыт ихатада үз эшләрен караштырыр йөргән кияү кеше ачык   тәрәзәдән боларның

сөйләшкәнен тыңлап тора. “Җитди “тормышчан дәрес” алган кыз көянтә-чиләк тотып,  шәбәеп болдырга чыга да иренә:

– Нәрсә акаеп карап торасың  миңа, бар суга! – дип җикеренә. Эшнең асылына күптән төшенгән кияү балакай яраткан  кәләшен кызганып нитеп  тормый, суга да очыра. Көянтә  бер якка, чиләкләр икенче якка, нечкә билле, зифа буйлы сөйкемле хатыны өченче якка чәчрәп оча. Шул тавышка коты алынып чыккан ана:

– Нәрсә эшләвең бу, кияүкәем, ни булды? – дип  сорый. Кияү балакай исә мыек  астыннан мут елмаеп:

– И әби, кызың җилкәгә  менеп бара иде, ялгыш таеп,  егылып төште, – дип  җаваплый.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: