Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
25 октябрь 2023, 23:22

Әкәмәт бит!

Поликлиникага керсәң, бахилла кияргә кирәк, ә фатирга табиб чакырсаң, аларга келәмдә итек белән йөрергә дә ярый.

Әкәмәт бит!
Әкәмәт бит!

* * *

  Хатыным белән  ачуланышкан чакта аңа гел өстән карыйм, чөнки өйдә мин хуҗа. Ә шкаф башында торып моны исбат итү җиңелрәк.

 

* * *

  Автобуска бер маньяк килеп керә дә куркыныч тавыш белән:

– Хәзер хатын-кызларның бөтенесен дә көчлим, – дип кычкыра.

  Бер яшь кыз:

– Ичмасам, картларга тимәгез инде.

  Аның янәшәсендә утырган әби тыныч кына:

– Бөтенесен дә дигәч, бөтенесендер инде, балам...

 

* * *

  Русия почтасы авторлыгында йөзем, уксус һәм күгәрекле сыр кебек азык-төлекләр барлыкка килгән.

 

* * *

  Поликлиникага керсәң, бахилла кияргә кирәк, ә фатирга табиб чакырсаң, аларга келәмдә итек белән йөрергә дә ярый.

 

* * *

– Кичә хатынымның чит ир белән култыклашып китеп барганын күрдем.

– Яннарына барып фаш иттеңме соң?

– Ничек барыйм, мин бит командировкада.

 

* * *

 Бер атна ач торганнан соң арыслан зоопарктагы каравылчының җанварлар патшасы икәнлеген танырга мәҗбүр булды.

 

* * *

– Гәзитне унитазда утырып уку дөресрәк.

– Ни өчен?

– Чөнки иң куркыныч яңалыкларга да әзер буласың.

 

 

* * *

– Әти, ир-ат кем була ул?

– Ул бик көчле кеше. Гаиләне караучы, яратучы, саклаучы кеше.

– Шәп. Мин дә әнием кебек үскәч ир-ат буласым килә!

 

* * *

– Доктор, хастаханәгә үз тапочкаларымны алып килергәме?

– Ә алар нинди төстә?

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: