Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
16 октябрь 2023, 22:55

Резеда ШАКИРОВА. Ай янында якты йолдыз

Ай янында якты йолдыз, Минем йолдызым гына.

Резеда ШАКИРОВА. Ай янында якты йолдыз
Резеда ШАКИРОВА. Ай янында якты йолдыз

Бүздәк районы Каразирек авылында туганнарыбыз бар иде. Хафизов Әхәт абыебызга ел саен сугым ашларына әти-әнием бармыйча калмады. Ул да гаиләсе белән бездә кунакта еш булды. Әнә шул Әхәт абыйны авылдашлары “Р”сыз Әхәт”  дип атый. Ни өчен дисәгез, “р” хәрефен әйтәлми иде ул. Шулай бервакыт безнең табын артында абыебыз җырлап җибәрде:

Ай янында якты йолдыз,

Минем йолдызым гына.

Таң алдыннан ул да сүнә,

Калам ялгызым гына.

Әй, тавышы моңлы да инде. Бераздан абый тагын шушы ук җырын сузды:

Ай янында якты йолдыз,

Минем йолдызым гына.

Таң алдыннан ул да сүнә,

Калам ялгызым гына.

Ачуым килмәгәе, ничә сәгать табын артында утырганнардыр, билгесез. Мөгаен, ун тапкыр җырлагандыр ул “Ай янында якты йолдыз” җырын.

Кечкенә сеңелкәшем миңа:

– Апа, апа, нигә Әхәт абыйны “Р”сыз Әхәт” дип атыйлар икән? “Р”ы бар бит Әхәт абыйның, – ди. Мин дә бераз аптырап калдым. Нәкъ шушы вакытта Әхәт абыем уникенчегә янә җыруын сузып җибәрде:

Ай янында якты йолдыз,

Минем йолдызым гына.

Таң алдыннан ул да сүнә,

Калам ялгызым гына.

“Ай янында якты йолдыз” җырын җырлаганда Әхәт абый “Р”лы була икән бит. Менә могҗиза, җырда, ичмасам, берәр бөртек булса да “Р” хәрефе булса икән!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: