* * *
Язучылар дачасы – “Аклан”. Кайбер язучылар умарта да тота. Берчак үтеп барганда Зөлфәр Хисмәтуллинны корт чага. Әмәлгә калган кебек, дача хуҗасына тап була.
– Зәйнәп апа, кортың чакты бит әле. Менә күзем шешеп чыкты, – ди Зөлфәр.
– Булмас-булмас. Минем кортлар үзем кебек юашлар. Сине Яныбай Хамматовның кортлары чаккандыр, – дип җаваплый Зәйнәп Биишева. – Мал иясенә охшый бит ул.
Зәйнәп апаның “юашлыгын” кем генә белми инде.
* * *
Эзләгәндә иҗат үзе килә.
* * *
Артист З-га концерт саен чәчкә бүләк итәләр. Бервакыт аңа дүрт букет тапшыралар.
– Ә бишенчесе кая? – ди ул аптырап.
Баксаң, ул букетларны үзе сатып ала икән.
* * *
Бәлагә тарыдым... Арыдым... Арыдым...
* * *
Мөселманнарда корбан чалу йоласы бар. Гадәттә, күбрәк сарык чалалар. Большевиклар чын мөселманнар булып чыкты. Алар намусында әллә ничә миллион корбан.
* * *
Йорт ишеге ачык булу – күңел ишегенең ачык булуына бәйле.
* * *
Эчәләр, эчәләр, аннан зиратка күчәләр.
Мөнир ВАФИН фотосы.