Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 октябрь 2023, 22:49

Резеда ШАКИРОВА. Партия кушуы буенча

– Иптәшләр, минем кодам партия кушуы буенча бу якты дөньялардан китеп барды...

Резеда ШАКИРОВА. Партия кушуы буенча
Резеда ШАКИРОВА. Партия кушуы буенча

Партия әгъзасы булган колхоз рәисенә берничә көнгә “өстәмә акыл өйрәтә торган” семинар-курсларга чакыру кәгазе килеп төшә. Кайда диген әле! Республикабызның башкаласы Уфа шәһәренә. Уфага ук баргач, шәһәрчә булсын дип, бухгалтериягә кереп, кесә тутырып акча алып чыга ул. Кабинетына үзенең урынбасарын чакырып китерә. Урынбасары ул кадәр куркыныч кеше булмый, урынын басып алырлык, күңеле керле түгел. Рәис аңа:

– Берничә көнгә колхозга күз-колак булып тор. Мин партия кушуы буенча укырга китәм (рәис ике сүзнең берсендә шулай дип әйтергә яраткан була). Үземнең урынга рәис итеп калдырам. Минем кодам бик чирләп тора, беләсеңдер?! Үлә-нитә калса, миңа хәбәр бирерсең, – дип соңгы күрсәтмәләрен бирә.

Хәерчегә җил каршы дигән кебек, рәис китеп бер көн үтүгә, кодасы якты дөнья белән хушлаша. Урынбасары әйтелгәнне төгәл үтәүче кеше буларак, рәискә кодасының үлүе турында хәбәр итә.

Семинарда бер көн генә булырга өлгергән колхоз рәисе авылга  “байларча чырай” белән кайтып төшә. Кайту белән кодасын соңгы юлга озатырга килә. Җирләү алдыннан мәрхүмнең баш очына басып, “акбаш”лардан айнып та җитмәгән рәис болайрак сүз башлый:

– Иптәшләр, минем кодам партия кушуы буенча бу якты дөньялардан китеп барды...

 

Фото: pulse.mail.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: