* * *
– Кешеләр бигрәк каты бәгырьле икән, – ди Су кызы әтисенә.
– Нигә алай дисең?
– Алар ниндидер бер ике аяклы затны бауга бәйләп суга төшереп, аны көне бу су төбе буйлап йөрттеләр.
– Ә син нишләдең?
– Мин бауны кистем дә, теге су төбендә авып йоклап китте.
– Булдыргансың, кызым, тик башкача алай итмә – ул бит водолаз булган.
* * *
Баш хирург авыру белән сөйләшә:
– Ни өчен операция өстәленнән качтыгыз?
– Чөнки шәфкать туташы: “Курыкмагыз, аппендицитка операция иң җиңеле”, – диде.
– Әйе, чыннан да шулай.
– Ләкин ул бу сүзләрне яшь хирургка әйтте.
* * *
Яшь хатын әнисенә елап килә.
– Ни булды, кызым?
– Ирем кыйнады.
– Бәй, ул бит командировкага киткән иде.
– Мин дә шулай дип уйлаган идем.
* * *
Психиатрия хастаханәсеннән савыгып чыгучыга югарыдан тикшерергә килгән вәкил сорау бирә:
– Дәвалаудан канәгать калдыгызмы?
– Әйе, сезне дә дәваларлар.
– Ялгышасыз, дустым, мин Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
– Мин дә монда килгәндә республика президенты идем.
* * *
Берәүне эт тешләгәннән соң ул табибка күренә.
– Сезне котырган эт тешләгән, – ди аңа табиб.
Авыру кәгазь һәм каләм алып нәрсәдер язарга тотына.
– Нигә васыятьнамә язасыз? Мин дәваларга тырышырмын.
– Бу васыятьнамә түгел, мин үлгәнче якын арада тешләргә тиешле кешеләрнең исемлеге.
* * *
– Юлда иң курыккан нәрсәң?
– Руль артындагы солдат.
– Ә аннары?
– Исерекләр.
– Ә руль артындагы хатын-кыздан курыкмыйсыңмы?
– О, руль артындагы хатын-кыз – ул мотоциклдагы исерек солдат.
* * *
Буратино ике култык астына ике агач түмәре кыстырып мәктәп директоры кабинетына килеп керә:
– Менә, әти-әниемне чакырган идегез.
* * *
– Нигә сөмсерең коелды?
– Әйтергә дә оят... Мин төнлә урын-җирне юешлим.
– Ә син психотерапевтка күрен, ул сине бик тиз дәвалар.
Бер айдан:
– Менә бит, хәзер кыяфәтең бөтенләй икенче. Сизеп торам, психотерапевт сине кеше иткән.
– Әйе, хәзер мин астымны юешләү белән горурланам!
* * *
– Вәли, хастаханәгә ничек килеп эләктең?
– Урам буйлап китеп бара идем. Күрәм, таза-таза ирләр кочаклашалар, үбешәләр... Мин: “Гей-парадмы?” – дип сорадым. Десантчылар көне булган икән.
Фото: freepik.com