Кызык-мызык
29 Сентября 2023, 16:41

Марат Кәбировтан Кәбиризмнар

Куп кулны юа, аяк аякны кашый, ә колакпар белән проблема.

Марат Кәбировтан КәбиризмнарМарат Кәбировтан Кәбиризмнар
Марат Кәбировтан Кәбиризмнар

Ул өч диетада утыра. Берсе белән генә тамагы туймый.

Куп кулны юа, аяк аякны кашый, ә колакпар белән проблема.

Кайвакыт берәүнең күзе йомылу миллионнарның күзен ача.

Әгәр ирең элгечне төзәтеп куям дип әйткән икән – ул аны эшләячәк. Ник ай саен кабатлап җанын игәргә?

Шуышырга туганнар һәр тишектән керә ала.

Җан әрнүен баш авыртуына әйләндерә ала торган бер могҗиза бар, ул – хәмер.

Сине өйрәткән кеше остаз  тугел, син өйрәнгән кеше – остаз.

Бер дәлилсез исбатлау – “җәмәгатьчелек фикере” дип атала.

Үзен артык югары бәялеган кызлар, иртәме-соңмы, ташламалар сезонына юлыга.

Вакытлыча акчасызлыктан да даимирак халәт юк.

Аерылучылар күбәю сәбәпле, туйлар саны артты.

Үлән белән дәвалауның иң яхшы ысулы – кычыткан белән арт ягыңа.

 

Марат КӘБИРОВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас