Кызык-мызык
10 Сентября 2023, 18:23

Көлкеханә

Яхшы ирләр юлда аунап ятмый, алар диванда ауный.

КөлкеханәКөлкеханә
Көлкеханә

* * *

Ир-ат логикасы:

– Автобуста эшкә китеп барам. Билетка акча җибәрергә кирәк. Аңа “син” дияргәме, “сез”ме? Мантыйк буенча уйлап карыйм. Бу автобус – экспресс. Ир үткән тукталышта төшмәде, димәк, ул минем микрорайонга бара. Кулында чәчәк, димәк, хатын-кыз янына бара. Чәчәкләре матур, шулай булгач, матур хатын-кыз янына бара. Безнең микрорайонда ике генә матур хатын-кыз бар. Берсе – хатыным, икенчесе – сөяркәм. Сөяркәмә бара алмый, чөнки үзем аңа китеп барам, димәк, хатыныма бара. Хатынымның ике сөяркәсе бар: Кәли һәм Вәли. Кәли әлеге вакытта командировкада.

– Вәли, билетка акчаны тапшыр әле.

– Ә син мине каян беләсең?

 

* * *

Бер ир аптекада очкылык тотуга каршы дару сорый. Аптекарь аның йөзенә суга.

– Сез нәрсә?!

– Менә бит очкылыгыгыз бетте.

– Мин бит хатыныма алмакчы идем.

 

* * *

Ач  кытай ашханәгә керә, телне белмәү сәбәпле, башкалар ни китертсә, шуны алырга була. Бер студент кереп, тиенлекләрен барлаганнан соң: “Чәй”, – ди. Кытай да аңа ияреп: “Цяй”, – ди. Бер кыз керә. Кытай монысы берәр нәрсә ашар инде  дип көтә. “Чәй”, – ди кыз. Кытай да чәй китертә. Аннан ашханәгә матрос килеп керә: “Флотча макароннар!” Кытай да аңа иярмәкче булып: “Флоцча макацоннал”, – ди. “Нәрсә?!”, – дип сорый официант аптырап. Кытай мескен кыяфәткә кереп:  “Цяй”, – дип куя.

 

* * *

Һиндстанда туй мәҗлесендә кәләшнең маңгаена кызыл төс белән төртке куялар, моны күпләр белә, ә менә кияүгә туйда снайпер мылтыгы бүләк итүләрен бик азлар беләдер. Нәтиҗәдә андый парлар гомер буе бер-берсенә тугры була.

 

* * *

Мин аңа елмаеп сүз каттым һәм кызның күзләрендә саф мәхәббәт, назлы төн, ЗАГС, ике бала, ипотека, өч онык һәм бер кашык су чагылып калды.

 

 

* * *

Өйдә утлары сүнгәч кешеләр нишли?

Дөрес,тәрәзә янына барып тагын нинди йортларда ут сүнгәнен карыйлар.

 

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас