Кызык-мызык
12 Августа 2023, 06:32

Көлеп алыйк

Сумо буенча дөнья чемпионатына 80 тонна  спортчы җыелды.

Көлеп алыйкКөлеп алыйк
Көлеп алыйк

Балыкчы хатыны егерме беренче балыкны чистартып бетереп азаплана:

– Кеше ирләре кебек балыктан исереп кайта да белми бит, ичмасам!

 

* * *

Кичә чүп түгәргә чыккан идем. Чүп савыты еракта, ә урамда пыскак яңгыр, суык җил. Мин чүпне ишек төбенә генә бушаттым да карап торам: йә, Хода, нинди хәлгә төшерделәр бит илне бу демократлар!

 

* * *

Бер адәм Кызыл мәйданнан каз җитәкләп бара. Каз берни булмагандай мәйданга кәкәй итә. Шунда ук полоция йөгереп килә:

– Сезнең казыгыз Кызыл мәйданга нәҗесләде, хәзер үк штраф түләгез!

– Харап икән, әнә күгәрченнәр көтүләре белән йөри, алар мәйданны пычратмыймы?

– Алар бит – тынычлык символы.

– Башымны кисмәгә бирәм, минем каз да сугыш булуын теләми.

 

* * *

Хатын иренең эшләгән җиренә килгәч күрә: иренең өстәлендә матур кыса эчендә аның сурәте.

– Кадерлем, син минем сурәтемне гел өстәлең өстендә тотасыңмы?

– Әйе, бәгърем! Авыр чакларда мин синең сурәтеңә карыйм һәм шунда ук җиңел булып китә (хатынның авызы ерыла), чөнки синең белән чагыштырганда бөтен проблемалар да уен гына кебек тоела башлый.

 

* *

Колак эченә куела торган телефон уйлап табалар. Күзлек рәвешендә карый торган телевизор.  Инде заманча унитаз уйлап чыгару өстендә эш бара.

 

* * *

Бер исерек ир өенә кайтып керә дә ишек төбеннән үк кычкыра башлый:

– Эй, мин кайттым! Ишетәсеңме!

Беркем дә җавап бирми. Исерек кухняга кереп урындыкны аудара, савыт-сабаларны төшереп җибәрә.

– Эй, мин кайттым димен бит!

Тагын да тынлык. Ир залга үтә, телевизорны аударып аяк киемнәре белән карауатка менеп ята:

– Эх, берүзең яшәүгә җитәме соң!

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас