Кызык-мызык
8 Июля 2023, 04:14

Көлегез, көлегез, Файдасы күп, белегез!

Кичә гаделлек эзләгән идем. Бүген эш эзлим.

Көлегез, көлегез, Файдасы күп, белегез!Көлегез, көлегез, Файдасы күп, белегез!
Көлегез, көлегез, Файдасы күп, белегез!

* * *

– Кешеләр бигрәк каты бәгырьле икән, – ди су кызы әтисенә.

– Нигә алай дисең?

– Алар ниндидер бер ике аяклы затны бауга бәйләп суга төшерделәр дә аны көне бу су төбе буйлап йөрттеләр.

– Ә син нишләдең?

– Мин бауны кистем дә, теге су төбендә авып йоклап китте.

– Булдыргансың, кызым, тик башкача алай итмә – ул бит водолаз булган.

 

* * *

Баш хирург авыру белән сөйләшә:

– Ни өчен операция өстәленнән качтыгыз?

– Чөнки шәфкать туташы: “Курыкмагыз, аппендицитка операция иң җиңеле”, – диде.

– Әйе, чыннан да шулай.

– Ләкин ул бу сүзләрне  яшь хирургка әйтте.

 

* * *

Яшь хатын әнисенә елап килә.

– Ни булды, кызым?

– Ирем кыйнады.

– Бәй, ул бит командировкага киткән иде.

– Мин дә шулай дип уйлаган идем.

 

* * *

Психиатрик хастаханәдән савыгып чыгучыга югарыдан тикшерергә килүче сорау бирә:

– Дәвалаудан канәгать калдыгызмы?

– Әйе, сезне дә дәваларлар.

– Ялгышасыз, дусым, мин сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

– Мин дә монда килгәндә республика президенты идем.

 

* * *

Берәүне эт тешләгәннән соң ул табибка күренә.

– Сезне котырган эт тешләгән, – ди аңа табиб.

Авыру кәгазь һәм каләм алып нәрсәдер язарга тотына.

– Нигә васыятьнамә язасыз? Мин дәваларга тырышырмын.

– Бу васыятьнамә түгел, мин үлгәнче якын арада тешләргә тиешле кешеләрнең исемлеге.

 

* * *

– Юлда иң курыккан нәрсәң?

– Руль артындагы солдат.

– Ә аннары?

– Исерекләр.

– Ә руль артындагы хатын-кыздан курыкмыйсыңмы?

– О, руль артындагы хатын-кыз – ул мотоциклдагы исерек солдат.

 

* * *

Буратино ике култык астына ике агач түмәре кыстырып мәктәп директоры кабинетына килеп керә:

– Менә, әти-әниемне чакырган идегез.

 

* * *

– Нигә сөмсерең коелды?

– Әйтергә дә оят... Мин төнлә урын-җирне юешлим.

– Ә син психотерапевтка күрен, ул сине бик тиз дәвалар.

Бер айдан:

– Менә бит, хәзер кыяфәтең бөтенләй икенче. Сизеп торам, психотерапевт сине кеше иткән.

– Әйе, хәзер мин астымны юешләү белән горурланам!

 

* * *

Бер ир кибеттән тәмәке сатып ала да шунда ук тарта башлый.

– Монда тәмәке тартырга ярамый, – ди сатучы.

– Мин бит сездән әле генә тәмәке сатып алдым, – ди ир.

– Без монда бәдрәф кәгазе дә сатабыз, аның каравы, – ди  сатучы.

 

* * *

Иван-дурак француз ресторанына килеп менюга карый. Анда: кыздырылган бака, куырылган бака, парда пешерелгән бака тәкъдим итәләр.

– Менә бит баканы монда нишләтәләр, ә мин, юләр, аңа өйләндем...

 

* * *

– Вәли, хастаханәгә ничек килеп эләктең?

– Урам буйлап китеп бара идем. Күрәм, таза-таза ирләр кочаклашалар, үбешәләр... Мин: “Гей-парадмы?” – дип сорадым. Десантчылар көне булган икән.

 

* * *

Кичә гаделлек эзләгән идем. Бүген эш эзлим.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас