

* * *
Мин аңа елмаеп сүз каттым һәм кызның күзләрендә саф мәхәббәт, назлы төн, ЗАГС, ике бала, ипотека, өч онык һәм бер кашык су чагылып калды.
* * *
Өйдә утлары сүнгәч кешеләр нишли?
Дөрес,тәрәзә янына барып тагын нинди йортларда ут сүнгәнен карыйлар.
* * *
Сумо буенча дөнья чемпионатына 80 тонна спортчы җыелды.
* * *
Ирем ваннада юынган вакытта ишек аша аңа чыккач телефонындагы язышулары турында сөйләшербез дигән идем. Менә инде дүртенче тәүлек юынуын дәвам итә.
* * *
Яхшы ирләр юлда аунап ятмый, алар диванда ауный.
* * *
“О, счастливчик!” телетапшыруы бара. Алып баручы “яңа татар”га сорау бирә:
– Кайсы кош оя кормый: миләш чыпчыгы, песнәк, кәккүк, фазан?
“Яңа татар” дусына шалтырата, анысы кәккүкне атарга куша. Нәтиҗәдә “яңа татар” җиңеп чыга.
Җиңүче призны юарга шул дусын чакыра, дөрес җавапны каян белүен сорый.
– Ничек инде белмәскә?! Кәккүкнең сәгать эчендә яшәвен хәтта балалар да белә бит.
Марат КӘБИРОВ фотосы.