

* * *
Табиб кабинетка керә. Табиб:
– Чишенегез.
– Нишләп?
– Мин табиб, мин яхшырак беләм!
Теге ир чишенә. Табиб:
– Нәрсәдән зарланасыз?
– Зарланмыйм. Шофер мин, алып кайткан күмерне кая бушатырга дип сорарга кергән идем.
* * *
Бер ир бала табу йортына килә. Табиб:
– Шатлыктан сикерә аласыз, хатыныгыз дүрт игезәк тапты.
– Бик сикерер идем дә, беренче катта гына урнашкансыз бит.
* * *
Ир хатын-кызларның эчке киемнәр сатучы кибеткә керә:
– Миңа 54 размер бюстгалтер бирсәгез иде.
– Ничек 54 размер?! Ничек үлчәдегез?
– Эшләпә белән.
* * *
Полиция метрода ялган диплом сатучыларны эләктергән. “Әмма гаепләрен расларлык дәлилләр булмаганга, аларны җибәрергә мәҗбүр булдык”, – диде журналистларга икътисад фәннәре докторы, сержант Галиев.
* * *
Сугыш булган очракта хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр дә алыначак. Аларның тәҗрибәсе партизаннар хәрәкәте һәм подпольеда эшләү өчен кирәк булачак.
* * *
Балаларына 2 яшь тула, ә ул һаман да сөйләшми. Күрәзәчегә барырга булалар. Күрәзәче: “Өч яше тулу белән өч сүз әйтәчәк, аннары әйбәт сөйләшә башлаячак. Ләкин ул атаган өч җан иясе дә дөньядан китәчәк”, – ди.
Беренче сүзе “песи” була, икенче көнгә песиләре үлә.
Икенче сүзе “эт” була, этләре дә үлә. Өченче сүзне “әти” ди бала. Атасы юынып, әйбәтләп киенеп, караватка менеп ята да теге дөньяга китәргә әзерләнә. Шул чак хатыны сулулары бетеп эштән кайтып керә:
– Син монда нишләп ятасың, күрше Гаптери үлгән бит!
* * *
Кәрлә чегәннәр бер өер пониларны урлаган.
Фото: freepik.com