* * *
Туйда табынны алып баручы уен тәкъдим итә:
– Хәзер һәркем битләрен котсыз кыяфәктә әйләндерә.
Бар да битләрен төрлечә ямьсез итеп бәлшәйтә, кыйландыра башлый.
– Кәләш җиңде, – ди тамада уенга йомгак ясап.
– Ә мин бит уенда катнашмаган идем, – ди кәләш моңсу гына итеп.
* * *
– Үзен һәрвакыт кемнәрдер эзәрлекли дип санаган пациентыңның хәле ничек? – дип сорый бер психиатр икенчесеннән.
– Белмим, дәваланып чыгу белән аны киллер атып үтергән.
* * *
Очкыч һавага күтәрелү белән салонга стюардесса чыга:
– Хөрмәтле, пассажирлар! Сезгә безнең авикомпания уңышлы очыш тели. Сезне беренче класслы очучы, парашют спорты буенча спорт мастеры Вәлиев хезмәтләндерә.
* * *
Илдәге ике проблеманың берсен асфальт җәяүче каток белән хәл итеп була. Ә менә юллар белән авыррак.
* * *
– Әй, кызкай, сиңа ничә яшь?
– Күпме бирәсең?
– Йөз сум.
* * *
Ир күршесе белән ачуланышканнан соң анысы моның өстеннән полициягә шикаять яза. Полиция тентү вакытында самогон аппараты таба. Суд ирне өч елга хөкем итә.
– Иптәш, судья, мин бер тапкыр да самогон кумадым бит!
– Ләкин аппаратыгыз бар бит.
– Ул чакта мине көчләгән өчен дә хөкем итегез!
– Сез кемнедер көчләдегез дә мени?
– Юк, “аппарат” бар бит.
Фото: freepik.com