Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
20 Май 2023, 13:56

Марсель ГАЛИ. Хикмәт нәрсәдә?

Сергей Михалковта татар каны бар.

Марсель ГАЛИ. Хикмәт нәрсәдә?
Марсель ГАЛИ. Хикмәт нәрсәдә?

80 нче еллар. Язучылар берлөге рәисе Гариф Ахунов Мәскәүдән һәм чит илдән килгән әдипләрне кунак итә. Казан урамнарын күрсәтеп йөри. Тротуарлар шактый тузанлы, әллә каян гына җил чыга да Казан ханлыгы чорыннан бирле әйләнештә йөргән тузанны  биткә китереп сылый. Җилнең мондый да тәрбиясез кыланышыннан тәмам туеп, теш арасында тарихи ком бөртекләре шыкырдый башлагач, Сергей Михалков иптәш Ахуновны читкәрәк алып китә дә, дулкынлануыннан тотлыга-тотлыга:

– К-к-Казаныгызны әйтерием. Ч-ч-чит ил кунаклары алдында оят. Нинди пычраклык бу! Мәскәү белән чагыштырырлык та түгел!..

– Ә сез чагыштырмагыз да, Сергей Владимирович, – ди Ахунов. – Мәскәүнең дворниклары татарлар бит, ә Казанның урам себерүчеләре – урыслар.

Юморны бәяли белгән Михалков шаркылдап көлә башлый. Ахуновның җилкәсеннән кага:

– Шәп әйттең. Молодец! Минем үземдә дә татар каны бар бит, ничә процент икәнен генә кистереп әйтә алмыйм...

 

Фото: tatar-inform

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: