Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
24 апрель 2023, 22:31

Роберт МИҢНУЛЛИН. Шаян Илдар Юзеев

Хатыннарның синекесе-минекесе юк инде аның!

Роберт МИҢНУЛЛИН. Шаян Илдар Юзеев
Роберт МИҢНУЛЛИН. Шаян Илдар Юзеев

Бөер

 

“Сабантуй” гәзите редакциясендә Илдар Юзеев белән Ләбибә Ихсанова сөйләшеп тора. Ләбибә апа шифаханәдән генә чыккан: бөеренә операция ясаганнар икән. Моны ишеткәч, Юзәй әйтеп куйган:

– Да-а-а, Ләбибә, хәзер бөереңә таянып сөйләшә алмыйсың инде!

 

 

Ярар иде әле!

 

“Сабантуй” гәзите редакциясе. Сигезенче март уңаеннан мәҗлес җыелган. Илдар Юзеев тост әйтә:

– Әгәр дә хатын-кызларны ил башына җитәкче итеп куйсаң, сугышлар да булмас иде!

Роберт Миңнуллин сүзгә кушыла:

– Ирләргә дә көн булмас иде, Илдар абый!

Илдар Юзеев:

– Көне булмаса булмасын, төне булса да безгә бик ярар иде әле!

“Туфрагың җиңел булсын!..”

 

 

Авыр туфрагың җиңел булсын

 

Шагыйрь Хәкимҗан Халиков гөл үстерер өчен туфрак тутырган чиләк күтәреп узып бара икән. Илдар Юзеев моны күргән дә:

– Авыр туфрагың җиңел булсын! – дип калган, имеш.

 

“Үләсе килми...”

 

“Сабантуй” редакциясендә әдипләр иске фотосурәтләр карап утыра. Менә бер төркем язучылар төшкән күптәнге рәсем. Беренче рәттә утыручыларның берсе дә исән түгел. Икенче рәттәгеләрдән икәү генә калган. Өченче рәттәгеләрнең барысы да исән: анда яшьрәк әдипләр тезелешеп баскан. Илдар Юзеев әлеге фотосурәткә карап тора да:

– Мин, фотога төшкәндә, гел соңгы рәткә басарга тырышам. Үләсе килми! – ди. Үзе моңсу гына елмая.

 

Елдагыча булмый

 

Шәһәр китапханәсендә безне ипи-тоз белән каршы алдылар. Моны күрүгә үк, Илдар абый шаяртып куйды:

– Ә безне узган юлы Чаллыда ипи-кыз белән каршы алганнар иде!

 

Синекесе, минекесе

 

Каләмдәшләр, җыелышып, үзара әңгәмә корганда, “менә минем хатын” дигән сүз чыкса, Илдар Юзеев шунда ук әйтеп куя:

– Хатыннарның синекесе-минекесе юк инде аның!

 

 

Фото: business-gazeta.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: