Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
15 апрель 2023, 17:25

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (9)

Тормышның барлык ачысы тәмлетамак булудан.

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (9)
Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (9)

Хатын-кызлар җаваплылык кебек: алу – җиңел, качу – читен.

Карсылулар салкын, тик тиз эри.

Сөйгәнемнең “кияр” нәрсәләрен куяр урын юк.

Даһилар – үлемсез, ахмаклар – мәңгелек.

Оҗмах тамугта янучыларның хыял-өметләре яши торган урын.

Дусларыңның кем икәнен әйт һәм мин сине нинди киләчәк көткәнен әйтәм.

Бер телдә сөйләшү бер-береңне аңлауга сәбәп була алмый.

Ирләрнең корыч мантыйгы хатын-кыз өчен металлолом.

Хатын-кызлар серне төркем белән саклый.

Һәр кешедә даһи йоклый. Үлем йокысы белән.

Сынамыш: гырлаган кеше беренче йоклап китә.         

Еллар үткән саен утыз яшьлек кызлар яшәрә дә яшәрә.

Тормышның барлык ачысы тәмлетамак булудан.

 

 

Фото

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: