Очучы шагыйрьләр
Бөгелмә шәһәрендә яшәүче шагыйрь Рәшит Мозаффаров турында сүз чыкты. Шаһинур Мостафин аның элек очучы булганын искә төшерде. Илдар абый моны шунда ук эләктереп алды:
– Шулай. Бездә эчүче шагыйрьләр бик күп, ә менә очучы шагыйрьләр икәү генә: аларның берсе – Салих Баттал, икенчесе – Рәшит Мозаффаров.
* * *
Чаллы буйлап машинада барабыз. Илдар Юзеев “Жалюзи” дигән рекламаны күрде дә: “Жаль, Юзи!” – дип авыр сулап куйды.
Торт һәм сухой вино
“Сабантуй” газетасы редакциясендә бәйрәм итәргә яраталар. Өстәлдә – өчпочмак, торт кебек ризыклар. Кызлар мәҗлес саен Илдар Юзеевтан сорыйлар:
– Илдар абый, торт белән чәй эчәсезме? Илдар Юзеев, ике дә уйлап тормый, мәҗлес саен бер үк төрле җавап бирә:
– Торт с ним, эчәргә туры килә инде! Ә инде ир-атлар җыелган мәҗлесләрдә:
– Илдар абый, аракы юк бит әле, сухой вино гына, – дип сүз башласалар, Илдар абый берчакта да кәнфитләнеп тормый, шунда ук эләктереп кенә ала:
– Сухой с ним, эчәргә туры килә инде!
Язасыңмы?
Ләбибә Ихсанова:
– Язасыңмы соң, Илдар?
Илдар Юзеев: – Язам әле, язам, акылдан язганчы язып калырга кирәк!
Фото: tatarlar.info