Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
1 апрель 2023, 14:04

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (9)

Җилкәдә утыру өчен аякларны аерырга кирәк.

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (9)
Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (9)

Канатлары булса, кеше беркайчан да тәгәрмәч уйлап тапмас иде.

Бездә югары табышлы бизнес күп очракта намусны сатудан башлана.

Антон Чехов, Михаил Булгаков... Язуы матур булган табиблар менә нинди дәрәҗәгә ирешә!

Кызлар колак белән ярата, әбиләр колак аппараты белән.

Җилкәдә утыру өчен аякларны аерырга кирәк.

Минем үлемемә минем яшәвем гаепле.

Авыр чакта ярдәмгә килергә әзер – элмәкне дә сабынлап бирә, урындыкны да тотып тора.

Җырчы боза алмаслык җыр юк.

Лекциядә йокласаң, армиядә уянырсың.

Бәхетле булу өчен кайчагында бәдрәфнең кайдалыгын белү дә җитә. Кайбер ханымнар бүре кебек: аларны аяклары туйдыра.

Ирсез хатын – ауга чыккан арыслан, ирле хатын – каравылдагы эт.

 

Фото: enkistroy.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: