Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
28 март 2023, 22:24

Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (4)

Хәзер берәр интеллигент кыяфәтле адәм мине эзләп килсә, котым чыгып, кесәгә тыгылам.

Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (4)
Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (4)

Интернациональ бурычлар

 

Пьесаларымның кайбер республикаларда башка телләрдә дә куелган чагы. Борын шактый югары, кесә ягы да тамак төбе белән сөйләшерлек. Мин эшләгән Язучылар берлегенә галстуклы-күзлекле, бик тә зыялы кыяфәтле берәү килеп керде. Үзе белән таныштырды.

– Мин – Киевтан. Франко исемендәге драма театрының әдәбият бүлеге мөдиремен. Сезнең “Бөркетләр кыяга оялый” дигән комедиягезне куйдык. Юл уңаенда сезне күреп чыгарга ниятләдем.

Кунагымның гозере дә бар икән: каяндыр кайтып килгәндә, поездда акчасын югалткан. Казанда төшеп калырга туры килгән. Әлбәттә, авторның ярдәменә ышана. Миннән башка биредә беркемне дә белми. Кайткач ук бурычын җибәрәчәк.

Әлбәттә, шактый гына акча биреп, хәерле юл теләп, озатып калдым.

Бер атна вакыт узгач, дачадан өйгә кайткан идем, подъезд төбендә бик тә зыялы кыяфәтле берәү мине көтеп тора.

– Сез Юзеев Илдар түгелме? – ди ул, акцент белән. – Мин сезне эзләп килдем. Ригадан. Яшьләр театрының әдәбият бүлеге мөдире. Сезнең пьесаны әзерлибез. Кайтканда акчамны урладылар. Кайткач ук бурычымны җибәрермен.

Әлбәттә инде, шактый гына акча биреп, хәерле юл теләп озаттым. Әлбәттә инде, алардан җилләр исте... Әлбәттә инде, мин пьесаларымның Киевта да, Ригада да куелмавын сиздем. Театрда эшләүләренә дә шикләндем. Авыр чакта ярдәм итү безнең канга сеңгән бит.

Хәзер берәр интеллигент кыяфәтле адәм мине эзләп килсә, котым чыгып, кесәгә тыгылам. Әмма инде кесәдә җилләр уйный. “Зав. Лит”ларым гафу итәрләр...

 

 

Нәби абыйны сагыну

 

Нәби абый бервакытны әйтә миңа:

– Минем хакта бер шигырь яз әле, түлке кызык булсын. Хәзер үк! – ди.

– И дусларым, сезнең белән

Күтәрелә давление,

Ул тагын да күтәрелә

Күрсәм Нәби Дәүлине!

Язучыларның яңа бинасын яңгыратып, рәхәтләнеп көлде. Шаярып үзеннән көлсәләр дә үпкәләми иде. Без үзебездән көлсәләр, мыскыл итү дип кабул итәбез...

 

Фото: matbugat.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: