* * *
Син Ватанны яратасыңмы?
– Яратам, әлбәттә! Бу хакта нинди сүз булырга мөмкин?!
– Аның өчен гомереңне бирәсеңме?
– Менә сиңа мә! Ә ул чагында Ватанны кем минем кебек яратыр соң?
* * *
– Әни, әти шундый тыйнак егет иде мени?
– Әлбәттә. Югыйсә, син биш яшькә зуррак булыр идең.
* * *
Гаиләдә талаш. Хатыны иренә кычкыра:
– Мин синең белән торырга теләмим.
– Алайса әниең янына кит.
– Ул үлде бит инде.
– Үлсә соң!
* * *
Бала табу йортында бер шәфкать туташы икенчесенә әйтә:
– Бүген туган теге дүрт игезәк шулай кычкырып елыймы?
– Юк, аларның әтисе ул.
* * *
– Бер минут көлү гомерне 5 минутка озайта диюләре дөрес микән?
– Бу кем өстеннән көлүгә карый. Кыскартырга да мөмкин.
* * *
Финанс кризисыннан чыгу өчен бездә акча җитәрлек, диләр хөкүмәттә. Ә башка русиялеләргә нәрсә эшләргә?
* * *
Шоу-бизнесның “язылмаган законы” – җырчы хатынның тавышы начар булган саен, аның киеме шул кадәр азрак булырга тиеш.
* * *
Өч ир-ат кәеф-сафа корып алырга уйлаганнар, әмма берсенең кичәгедән соң куллары калтырый икән.
– Ипи кис, – диләр аңа.
– Егетләр, булмый.
– Консерва ач.
– Анысын да булдыра алмыйм.
– Ә нәрсә эшли аласың соң син?
– Тоз сибә алам.
* * *
Азсанлы хайваннарны Кызыл китапка кертәләр, ә күпсанлыларын – аш-су китабына.
* * *
– Соңгы вакытта сылуланып киттең, сәбәбе нидән?
– Мин бит халык биюләре белән шөгыльләнәм.
– Нинди биюләр?
– Стриптиз.
– Стриптиз халык биюемени?
– Белмим, халык ярата бит.
Фото: m.fishki.net