Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 март 2023, 11:18

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез

Балыкчы сөйли: – Мин бу балыкны тартып чыгарганнан соң су ярты метрга кимеде.

Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез
Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез

* * *

– Синең хатының пешерә беләме?

– Белүен белә, тик аның пешергәнен мин ашый белмим.

 

* * *

Бик кыска итәк кигән кыз кәбесә сатып утыра. Аның янына бер егет килеп озак кына карап торганнан соң:

– Күпме сорыйсың?

– Мең сум...

– Ә кәбестә күпмедән?

 

* * *

Телефон шалтырый. Трубканы өч кызы булган әти кеше ала. Телефонда бер егет:

– Сәлам, куяным, синме бу?

– Юк, бу куян фермасы хуҗасы.

 

* * *

Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә.

– Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай.

Куркуга төшкән ир кеше:

– Минме?

– Тынычланыгыз, мин – укытучы.

 

* * *

Мәктәп директоры коридорда тәмәке пыскытып басып торучы малайны күргәч, шартларга җитешеп:

– Кайсы сыйныф?!

Малай исе китмичә генә борын тишекләреннән төтен чыгарып:

– Буржуазия.

 

* * *

Табиб кабинетына бер ир керә. Табиб:

– Чишенегез.

– Нишләп?

– Мин табиб, мин яхшырак беләм! Теге ир чишенә.Табиб:

– Нәрсәдән зарланасыз?

– Зарланмыйм. Шофер мин, алып кайткан күмерне кая бушатырга дип сорарга кергән идем.

 

* * *

Бер әби икенчесенә зарлана:

– Бакчамдагы җиләгемнең бөртеген дә калдырмый таптап бетергәннәр.

– Солдатлардыр, мөгаен.

– Юк. Эзләр кешенекенә охшаган.

 

* * *

Төрле-төрле бөҗәкләр җыелыш җыйганнар.

Кыргаяк җыелышка соңлап килгән.

– Ник соңладың? – дип сораганнар аңардан.

– Аягымны сөртеп узды вакытым, – дигән кыргаяк. – Ишек башына: “Аякларыгызны сөртеп керегез!” – дип язгансыз ич...

 

 

Фото: poembook.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: