+24 °С
Ачык
Иреңне кемгәдер бүлеп бирергә теләмәсәң – игәмә.
Күз алдына китерегез: дөньяда бер ир заты юк, бернинди җинаять, бернинди эчкечелек, бернинди хәерчелек юк. Дөнья бәхетле, симез, бизәнмәгән хатын-кызлардан гына тора.
Бер тапкыр да хыянәт итмәгән көше була, тик бер генә тапкыр хыянәт иткән кеше булмый.
Бу хыянәт түгел, ә тәҗрибә уртаклашу иде.
Кеше сүзенә карамаган булсаң, күптән кешечә яшәр идең инде.
Мин кешеләр тормышында гына психолог, үземнекендә – псих.
Шуышучылар гаиләсендә канатлы булу – гариплек.
Кешенең койрыгы юкка чыккан, ә койрык болгау калган.
Йөремсәк ханымның кабер ташындагы язу: “Беренче тапкыр ялгыз йоклый”.
Автор фотосы.