Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
27 февраль 2023, 21:36

Көлеп алыйк

Җырчыларның һәм спортчыларның хезмәт хакына карыйсың да, мәктәптә иң мөһим дәресләр – физкультура һәм җыр дәресе икәнен аңлыйсың.

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

Укытучы балаларга  гыйбрәт сөйли:

– Бер малай тәртипсезләнгән, әти-әнисенең сүзен тыңламаган. Ходай аңа  шуның өчен җәза  биргән: ул сукырайган. Аннан поезд астына эләккән һәм ике  аягын өздергән.  Шуның белән аның  газапланулары беткән дисезме? Юк!  Аны армиягә алып  киткәннәр!

 

* * *  

Кулыннан бернинди эш килмәгән хатын-кыз фәхишәлек юлыннан китә.      

Кулыннан бернинди эш килмәгән ир-ат  каравылчы булып урнаша.     .

– Ә нишләп?

– Чөнки бу ике  һөнәрнең дә асылы  йоклаган өчен акча  алуга кайтып кала.

 

* * *

– Йөремсәк мәзәк сөйлимме?

– Йөремсәк? Ул ничек була? Сөйлә.

– Ә, юк.... Син сораштырган арада ул китеп тә барган.

 

* * *

Ир күршесе белән ачуланышканнан соң анысы моның өстеннән полициягә шикаять яза. Полиция тентү вакытында самогон аппараты таба. Суд ирне өч елга хөкем итә.

– Иптәш судья, мин бер тапкыр да самогон кумадым бит!

– Ләкин аппаратыгыз бар бит.

– Ул чакта мине көчләгән өчен дә хөкем итегез!

– Сез кемнедер көчләдегез дә мени?

– Юк, “аппарат” бар бит.

 

* * *

Җырчыларның һәм спортчыларның хезмәт хакына карыйсың да, мәктәптә иң мөһим дәресләр – физкультура һәм җыр дәресе икәнен аңлыйсың.

 

Фото: yablor.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: