Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
31 гыйнвар 2023, 09:00

Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (2)

"Сезнең алдыгызда – үзенең брашуралары, романнары, писсылары белән бөтен дөньяга танылган Юлдар Гүзиев!.."

Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (2)
Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (2)

Рифмачлар

 

Татарстан Язучылар берлегендә консультант булып эшләгән вакыт. Җәйге эссе көннәрнең берсендә идарә рәисе Зәки Нури минем бүлмәгә керде дә:

– Әйдә, тиз генә су коенып кайтабыз, – диде. Ленин күпере янындагы дамбага барып, чишенеп, суга керергә базмыйча басып торабыз.

Шул вакыт Зәки Нури:

– Әйдә, рифма әйтешәбез, – ди,

– Син рәис кеше, башла!

Зәки абый, башындагы чал чәченә кагылды:

– Минем башта чал бар... Тап рифма!

Мин дә озак уйлап тормадым:

– Минем күттә – чалбар!

Рәисем рифманы ошатмады, ахры, көлмичә-елмаймыйча, суга чумды.

Минем тарафтан әдәпсезлек булды инде... Тик шулай да шәп юморист Зәки Нури үзенең үпкәләвен эштә сиздермәде. Икебез дә оныттык, башка рифма әйтешмәдек.

 

 

“Бөтен дөньяга танылган”

 

Буа районында әдәби очрашуларда йөрибез. Колхоз рәисе халыкка мине тәкъдим итә:

– Сезнең алдыгызда – үзенең брашуралары, романнары, писсылары белән бөтен дөньяга танылган Юлдар Гүзиев!..

Балык Бистәсе районының бер мәктәбендә әдәбият укытучысы мине балалар белән болай таныштырды:

– Безгә кадерле кунак – Илдар абый Нил Юзеев килде!

 

Фото: tatar-congress.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: