Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
30 гыйнвар 2023, 21:07

Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре

“Бу бит безобразие!”

Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре
Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре

“Спасибо за компанию!”

 

Татарстан композиторларының бер съездында композитор Бату Мөлеков бик әйбәт нотыгын тәмамлады да, иң ахырдан: “Спасибо за компанию!” – дип очлады. “Спасибо за внимание!” дип әйтергә теләгән Батуны зал көлү, кул чабулар белән озатты.

Монысы гына ярый әле. Язучы дустыбыз Шамил Рәкыйпов, китап нәшриятындагы күңелсез, эчпошыргыч профсоюз җыелышын: “Товарищи, на этом повестка дня испорчена” дип бетергән. Җыелыш халкы, йокыдан уянып, кайтып китәргә теләмичә, ярты сәгать көлгән. Кем белә, Шамил, бәлки, юри генә шулай әйткәндер. Ялгышса да, бик дөрес ялгышкан.

 

 

“Вперед, Шакир абый!”

 

Иң кызык кешеләрнең берсе Шакир Мәҗитов иде. Үзе артист, үзе композитор, үзе драматург. Өлкән кеше булса да, мине ни өчендер якын күрде. “Шофер” дигән әзер көенә миннән сүзләр яздыртты. “Таныш моңнар” радиопостановкасына музыка язып, поэманың халыкка таралуында булышты. Бик ярлы яшәвенә карамастан, бик шаян, оптимист кеше иде.

“Резидәкәй” китабын чыгаргач, нәшрияттан шактый гына гонорар алган да моны үзенчә билгеләп үткән. Башта ресторанга кереп үзен сыйлаган. Кесәдәге акча әтәч булып кычкыра гына бит! Кергән Шакир абый хәрбиләр кибетенә. Баштанаяк генерал формасына киенгән. Шул кыяфәттә Бауман урамы буйлап киткән. Кулларын алга таба сузып, үз-үзенә команда бирә икән:

– Вперед, Шакир абый!

Танучылар да, танымаучылар да аңа хөрмәт белән юл бирәләр икән. Бөтен урамның күңеле шат, авызлары ерык.

Соңыннан мин Шакир абыйдан бу хакта сорашып карадым.

– Әйе, булды андый хәл, – диде ул, – бала чакта генерал булырга хыяллана идем, ичмасам, бер генә көн булса да, хыялымда яшәп карадым. Генерал булырга хыялланмаган солдат юктыр ул!..

 

 

“Бу бит безобразие!”

 

60нчы елларда йөзәр кешелек банкетлар үткәрү гадәти хәлгә әйләнде. Ай саен, атна саен бер банкет... Мәҗлесләрне мәшһүр аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов әзерли, үзе үк тостын да әйтеп җибәрә. Заһит ага Хәбибуллин юбилей мәҗлесенә мине дә чакырды, хәтта тамада итеп билгеләде. Тост артыннан тост, дус артыннан дус... Берзаман, малай, пенсионерлар кызып китте: татар ашханәсен дер селкетеп биергә тотындылар. Бии торгач, абзыйларның берсе ауды... һәм шунда ятып, җан тәслим кылды. Мәҗлес халкы тарала башлады. Заһит ага, ни әйтергә дә белмичә, тегене әрли: “Бу бит безобразие! Кешенең юбилеена килеп, шулай итәргә ярыймыни инде?!”

 

Фото: matbugat.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: