Журналист 130 яшьлек карттан интервью ала:
– Киләчәккә планнарыгыз?
– Язга өйләнергә исәп бар.
– 130 яшьтәме?!
– Мин бер дә ашыкмас идем дә, әти кыстый...
* * *
Телефон шалтырый. Ире, трубканы алып:
– Аллё! Матурым-гөлкәем, синме бу?
– Юк! Бу – мин! Синең хатының!
* * *
Миллионер вафат булгач, нотариус туганнарына һәм дусларына аның васыятен укый. Иң ахырда мондый юллар: “Дустым Вәлигә, васыять язганда сине дә онытмам дип вәгъдә биргән идем. Шуңа күрә аңа кайнар сәлам тапшырам”.
* * *
Самолет һавага күтәрелгәч, пилот штурманнан сорый:
– Ә картаны онытмадыңмы?
– Онытканмын!..
– Шайтан алгыры икән! Тагын “Беломор” пачкасына карап очарга туры килә инде алайса...
* * *
Башы ярылган бер ирне травмотологиягә алып киләләр.
– Фамилиягез ничек?
– Галиев.
– Өйләнгәнме?
– Юк, матайдан очтым.
* * *
– Күршекәем, ярты сәгатькә генә уклавыңны биреп тормассыңмы икән?
– Юк, үзем иремне көтәм.
* * *
– Ни өчен кәтлитләреңне төрлечә эшләдең? – дип сорый ире хатыныннан.
– Үзең бит, ашыңны төрләндер дидең.
* * *
– Мактаулы немецлар җитештергән сут сыккыч – соковыжималка алган идем, ә ул бик тиз ватылып чыкты.
– Күпме сут чыгарырга өлгердең соң?
– Әзерәк алма һәм апельсин суты чыгардым да, каеннынын чыгарганда ул ватылды.
Фото: otvet.mail.ru