Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
17 гыйнвар 2023, 23:49

Марат КӘБИРОВ. Милләтче

Тагын суксаң, ачлык игълан итәм! Нәрсә? Ә? Син туклык игълан итәсеңме?..

Марат КӘБИРОВ. Милләтче
Марат КӘБИРОВ. Милләтче

– Ваня дим, Ваня! Ник син минем бүрегемне алдың?!. Бабамнардан калган бүрек бит ул. Ә бабайлар безнең бөек булган! Зур дәүләттә гомер иткән алар. Байлыклары иксез-чиксез булган. Алтын сарайларда яшәгәннәр. Шуннан безгә бүрек калдырганнар.

Ваня, димен... Китер бүрегемне... Бүрек урлаучыны угъры, диләр... Угърыларны кырыс хөкем көтә. Бүрегемне бир, Ваня, башым өши...

– Ник син минем башыма суктың, Ваня. Кеше башына сугу – әдәпсезлек. Ә бабайлар безнең башлы булган! Зур ачышлар ясап калдырганнар. Калын-калын китаплар язганнар... Шул китаплар белән үзеңә суксам... Ваня дим бит! Сукма, җитте... Оятсыз! Тагын суксаң, ачлык игълан итәм! Нәрсә? Ә? Син туклык игълан итәсеңме?.. Кабәхать син...

– Ник салдырдың камзулымны, Ваня! Ник кесәсен актарасың аның? Бу бит кеше талау! Көпә-көндез! Ә бабамнар минем көчле булган. Арысланга пычак белән барган. Тик шулай да кеше таламаган. Ә син, Ваня!.. Нинди оятсызлык!..

– Ваня, димен! Китер чалбарымны!.. Монсы нинди кыргыйлык соң тагын?!. Хәер, сезгә хас нәрсә ул ансы... Менә минем ата-бабаларым... Алар шундый бөек затлар булган. Данлы, шанлы, көчле, куатле! Сезнең хәтта төшегезгә дә керми! Чалбарны бир инде...

– Юләрләнмә, Ваня!!! Мин ир кеше!..

 


Фото: gadanie-da.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: