Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
14 гыйнвар 2023, 23:42

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (7)

Хатының алтын икән, димәк, син – алхимик.

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (7)
Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (7)

Матур ханым ирләр күзен сөендерә, ямьсез ханым –  хатын-кызларныкын.

Сөйгәнең фәрештә булсын дисәң, аны җәннәттә яшәт.

Бармак күккә күрсәткәндә, ахмак бармакка карый.

Һәрбер тыйнак кыз үзенә баккан тыйнаксыз карашлардан илһам ала.

Тормыш максаты – максатны тормыш итү.

Колагына караганда, ул токмач ярата иде.

Иң матур көй – йөрәк тибешең.

Таксистлар мине гел ничек яшәргә өйрәтә. Мин барсын да тыңлыйм һәм киресен эшлим. Таксист булмас өчен.

Әгәр ир кеше өй җыештырырга, кер юарга, ашарга әзерләргә күнегеп китсә, кич йокларга яткач аның башы авыртырга мөмкин.

Тормыш – театр. Билетлары кыйммәт – халык керәлми.

Олыгайгач, синнән көзге дә ялка: башка кешенең йөзен күрсәтә башлый.

Хатының алтын икән, димәк, син – алхимик.

Тормышны яктырак итә алучы кешеләр бар. Рәхмәт сезгә, электриклар!

 

Фото: veralline.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: