Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
19 декабрь 2022, 22:00

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (6)

Этнең дуслыгы дусның этлегеннән яхшырак.

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (6)
Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (6)

Хатын-кызлар яхшы бии – аларга берни комачауламый.

 

Иң бәхетсез кешеләр диңгез буенда яши, аларның ялга барыр урыны юк.

 

Этнең дуслыгы дусның этлегеннән яхшырак.

 

Интернет аркасында мин йокларга иртә ята башладым. Иртә белән.

 

Русиядә митинглар ике төргә бүленә: берсенә кешеләрне куып китерәләр, икенчесеннән куып тараталар.

 

Мәхәббәт кешене чисталыкка әйди. Һич югында, юынырга, кырынырга, таза оек кияргә мәҗбүр итә.

 

Күселәрнең нәрсә турында сөйләшүе мәчене борчымый.

 

Тырмага баскан саен күңел могҗиза көтә.

 

Мәхәббәт мотоцикл кебек, өченче тәгәрмәч – я артык, я коляскада.

 

Нык бай кеше үз байлыгын күрсәтергә ашыкмый. Акыллы кеше дә шулай.

 

Фото: inpearls.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: