Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
7 декабрь 2022, 21:45

Әбиләрнең әбие

Бар гөмбәләр дә ашарга яраклы, тик кайберләрен бер генә тапкыр ашап була.

Әбиләрнең әбие
Әбиләрнең әбие

– Доктор, минем тыным бетә, – дип  өлкән яштәге карчык табибка зарлана.

– Ә кайсы вакытларда тыныгыз кысыла? – ди табиб гаҗәпләнеп, әбине тыңлап та бернинди авыруын тапмагач.

– Трамвай артыннан  куып тоткан чакларда.

 

* * *

Бар гөмбәләр дә ашарга яраклы, тик кайберләрен бер генә тапкыр ашап була.

 

* * *

Концлагерь. Газ камерасы. Тоткыннар төркемен шунда куып кертәләр, ишекне ябарга маташалар. Шул вакыт генерал денщигы йөгереп килә.

– Кайсыгыз плитә ябыштыра белә? Генералның каминын кафель белән тышларга кирәк.

– Мин гомерем буе кафель ябыштырдым.  Күпмедән түли? – дип сорый бер ир.

– Квадрат метрына бер маркадан.

– Андый бәядән эшләргә юләрләр юк. Яп ишекне!

 

* * *

Карак берәүнең йортына кереп капчыгын тутыра башлый.

– Алла барысын да күрә, – дип куя шулчак караңгыдан бер тавыш.

Карак беркемне дә күрмәгәч, урлашуын дәвам итә.

– Алла барысын да күрә, – дип кабатлый тавыш.

– Ә син кем?

– Мин Җаһил исемле тутыйкош.

– Тутыйкошка нинди ахмак исем кушканнар бит.

– Ә Алла исеме бультерьерга ахмак исем түгелме?

 

* * *

– Вәли, әтиең сиңа сугамы?

– Юк, мин иң төпчеге. Чират җиткәнче, әтинең хәле бетә.

 

* * *

– Шулай итеп, – дип тәмамлый табиб үзенең лекциясен, өшегән җирне кар белән ышкырга кирәк. Сораулар бармы?

– Бар! – дигән тавыш килә залдан. – Ә җәй көне нишләргә?

 

* * *

Бер егет лифтта бик ямьсез кыз белән бикләнеп кала. Кыз:

– Әгәр сез мине үпмәкче булсагыз, мин кычкырачакмын.

Егет:

– Мин дә...

 

* * *

Химия дәресе. Укытучы:

– Мәйсәрә, синең сыекчаң нинди төстә килеп чыкты?

– Кызыл.

– Дөрес. Утыр, биш.

– Сания, ә синеке?

– Алсу төсле.

– Бик үк дөрес түгел. Утыр, дүрт.

– Вәли, ә синеке нинди төстә.

– Кара.

– Ике. Балалар! Идәнгә капланыгыз!!!

 

* * *

 

– Сееклем,  син борщыңа нәрсә  салдын?

– Әйтмим, ул минем “секретный рецепт".  

– Әйт, зинһар,  мин реанимациядә.

 

Фото: b17.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: