Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
3 декабрь 2022, 22:25

Илфак ШИҺАПОВ. Табышмак

Гали – пеләш, ә Вәлинең мыегы җирән. Галинең хатыны колхоз рәисе белән йөри, ә Вәлинең хатыны ветврач Наилнең сөяркәсе.

Илфак ШИҺАПОВ. Табышмак
Илфак ШИҺАПОВ. Табышмак

Гали белән Вәли – күршеләр. Галинең иске булса да “Жигули” машинасы бар, ә Вәлинең хатыны үзеннән тугыз яшькә кечкенә. Вәлиләр быел яңа суыткыч алдылар, ә Галинең уртанчы малае мәктәптә гел бишлегә генә укый. Галиләрнең өе агач, ә Вәлиләрнеке таштан. Вәлиләрнең сыерлары быел кысыр калды, ә Галинең хатыны колхозда хисапчы булып эшли. Галиләрнең мунчасына газ кергән, ә Вәлиләрнең урам як коймасы тимер рәшәткәле. Вәлиләрнең быел түр як бакчасындагы ике төп алмагачлары корыды, ә Галиләрнең олы кызы җилдән бәбәй тапты. Галинең алгы якта өч теше юк, ә Вәлинең вакыт-вакыт биле авырта. Вәлиләрнең быел бәрәңгесен корт ашады, ә Галиләрнең кыярларын авыл малайлары “утап” чыкты. Гали – пеләш, ә Вәлинең мыегы җирән. Галинең хатыны колхоз рәисе белән йөри, ә Вәлинең хатыны ветврач Наилнең сөяркәсе.

Сорау: Кем бәхетлерәк: Галиме, әллә Вәлиме?

Җавап: Икесе дә бәхетле, чөнки алар икесе дә хатыннарын тугрылыклы дип уйлыйлар.

 


Фото: proza.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: