Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
24 ноябрь 2022, 23:07

Тәрәзә чистарту зыянга

Хатын-кызның башына бер уй кереп утырса, аны куып та, үгетләп тә чыгара алмыйсың.

Тәрәзә чистарту зыянга
Тәрәзә чистарту зыянга

Әйттем мин аңа, җыландай телләремне чыгарып әйттем: төкер шул тәрәзәгә, моңарчы юылмаган килеш яшәдек, моннан соң да яшәрбез дидем. Ә ул үз киресенә катты. Янәсе, пычрак тәрәзә аша бер нәрсә күренми, бөтен җирдә тузан, өй тулы таракан, почмак саен үрмәкүч...

– Үрмәкүч сиңа тияме әллә? – дип тә карадым. – Син бит чебен түгел!

Юк! Хатын-кызның башына бер уй кереп утырса, аны куып та, үгетләп тә чыгара алмыйсың.

Шуннан суга ниндидер кушылмалар салып, тәрәзәләрне юган бу. Ялт иттергән. Яктылыкка күзләр ияләшкәч, як-ягыбызга күз салган идек – егылып китә яздык. Я, Хода, абзарда яшәгәнбез икән бит. Бер-беребезгә күз салгач, йөрәкләр туктагандай булды. Мин биш ел буе убырлы карчык белән яшәгәнмен ләбаса! Күзләреннән күреп торам, аның да башында шундый уйлар бөтерелә. Бөтерелмәсә һушыннан язып егылмас иде.

Шуннан нәрсә булды дисәгез, билгеле инде – аерылыштык. Кагылма, юма, төкер дип әйтеп тә караган идем, югыйсә!

 

Семен АЛЬТОВ

 

Фото: snus-outlet.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: