Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
23 ноябрь 2022, 20:42

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (5)

Ай тулгач – кителә, бай туйгач – кикерә.

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (5)
Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (5)

“Акча эшләүнең мең дә бер ысулы” дигән китабымны  бастырып чыгару өчен спонсор эзлим.

 

Эрос булган җирдә вирус була.

 

Кайчагында үзеңнең бәхетле икәнеңне бары тик

башкаларның көнләшүенә карап кына беләсең.

 

Җырның сүзләрен белмәү сәбәпле, кеше арбасына утырмады.

 

“Күпне белсәң, тиз картаерсың”, – дигән сүз дөрес булса, бүгенге яшьләр мәңге картаймаячак.

 

Аны кыйбласыннан беркем дә тайпылдыра алмады. Дүрт ягы да кыйбла иде.

 

Хатын-кыз: “Мин башкача сине күрергә теләмим!” – дисә, төнге урамга чыгып китәргә ашыкмагыз, бәлки, ул утны сүндерергә ишарәлидер.

 

Үз бәхетеңнен кыйпылчыкларыннан да ныграк кадала торган нәрсә юк.

 

Ай тулгач – кителә, бай туйгач – кикерә.

 

Җомга көн кич белән бер тартма аракы ике иргә һөҗүм иткән һәм аларның хезмәт хакын алып калган.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: