Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
22 ноябрь 2022, 20:09

Габрово – көлке башкаласы

Стеналарын сирәк буйыйлар, чөнки буяу өйне бәләкәйләтә.

Габрово – көлке башкаласы
Габрово – көлке башкаласы

Болгариянең Габрово шәһәре дөньяның сатира-юмор башкаласы булып санала. Анда сатира-юмор йорты һәм музее эшли. Шәһәрдәге көлкеле һәйкәлләрнең санына чыгарлык түгел. Алар хакында бик күп мәзәкләр дә таралган.

 

Габрово егетләре җыйнак гәүдәле кызларга гына өйләнә, чөнки андыйларга өйдә күп урын кирәкми, күлмәк өчен дә күп ситса китми.

Ирләр хатыннарына бүләк иткән кершән озакка җитсен өчен аңа он кушып торалар.

Механизмнары тузмасын өчен төнгелеккә сәгатьләрен туктатып куялар.

Кышкылыкка мәчеләренең койрыкларын кисеп ташлыйлар, чөнки бусага аша узганда суык азрак керә.

Стеналарын сирәк буйыйлар, чөнки буяу өйне бәләкәйләтә.

Аяк киеме тузмасын өчен озын итеп атларга тырышалар.

Кич утырганда утны сүндерәләр, кием тузмасын өчен аны салып куялар.

Габрово ирләре хатыннарына тун алмас өчен җанварларны саклау оешмасында әгъза булып торалар.

Габровода тавык сараенда төнгелеккә утны яндырып алалар. Имеш, тавыклар көн җиткән дип тәүлегенә ике тапкыр йомырка сала.

 

Фото: vseosemye.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: