Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
17 ноябрь 2022, 20:51

Венер ИСХАКОВ. Чәчү февральдә башланганмы?

Быел чәчү эшләре февраль аенда ук бетәргә тиеш булган бит!

Венер ИСХАКОВ. Чәчү февральдә башланганмы?
Венер ИСХАКОВ. Чәчү февральдә башланганмы?

Кулына диплом алган Рәлисне район гәзитендә кушкуллап каршы алдылар.

– Как раз бер кеше кирәк иде, – дип аны авыл хуҗалыгы бүлегенә утыртып куйдылар.

Берничә көннән районда язгы чәчү эшен йомгаклау җыелышы булды. Анда Рәлисне җибәрделәр.

– Игътибар белән тыңлап утыр, ару гына мәкалә язарсың, – дип мөхәррир колагына киртеп куйды.

Чыгыш ясаучыларның һәр сүзен блокнотына язып утырды егет. Аеруча “Быел чәчү эшләре былтыргыга караганда бер атнага алдан тәмамланды” дигән сүзләрне Рәлис астына сызып теркәп куйды.

Редакциягә кайткач, элек ничегрәк язганнар икән дип, узган еллардагы тупланмаларны караштыра башлады һәм ел саен чәүне төп-төгәл бер атнага алдан башлаулары хакында белде.

Утыра торгач, Рәлис шундый фикергә килде – быел чәчү эшләре февраль аенда ук бетәргә тиеш булган бит!

 

Фото: vn.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: