Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 октябрь 2022, 19:45

Көлеп алыйк

Торба үткәрүчеләр иң тыйнак һөнәр ияләре. Алар башта үз алларыннан асфальт җәяүчеләрне уздыра.

Көлеп алыйк
Көлеп алыйк

* * *

Өч дус очраша. һәркайсы үз хәлен сөйли. Беренчесе:

– Хәлләр әйбәт түгел. Графин кебек яшим. Очраган берсе бугаздан эләктерергә генә тора.

Икенчесе:

– Ә мин карбыз кебек яшим. Корсак үсә, ә сабак корый.

– Ә мин үземне бәрәңге кебек хис итәм, – ди өченчесе. – Әгәр кыш көне хатын ашап бетермәсә, яз көне, һичшиксез, утыртачаклар.

 


* * *

Йокы бүлмәсеннән хатын-кыз тавышы:

– Кабахәт! Син минем бөтен тормышымны боздың. Мин сиңа иң гүзәл чакларымны әрәм иттем.

Кухнядан әнисенең тавышы:

– Кызым, дипломың белән тиргәшмә!

 


* * *

– Әни, нигә бу кәнфит “алма” дип атала?

– Кондитерлар алманы алалар да, аның бөтен сутын сыгып кәнфиткә тутыралар.

– Әни, ә нигә монысы “кис-кис” дип атала?

 


* * *

– Зинһар, тынычландыра торган дару бирегез!

– Сезгә таблеткамы, әллә сыекчамы?

– Җенемне чыгарма, зараза!

 


* * *

Бер малай урам буйлап үзалдына җырлап бара:

– Ят иреннәр сине иркәлидер...

Өлкәнрәк үсмер моның янына килә:

– Нәрсә, яраткан кызың ташлап киттеме?

– Юк, чупа-чупсны югалттым.

 


* * *

– Ирегез бигрәк яшьли үлгән. Аңа әле яшәргә дә, яшәргә иде бит...

– Әйе, җитмәсә, иң үкенечлесе – өч атна эчәрлек дарулары да калды.

 


* * *

– Күршекәем, ярты сәгатькә генә уклавыңны биреп тор әле.

– Юк, үзем иремне көтәм.

 


Фото: vsezdorovo.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: