Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
4 октябрь 2022, 23:35

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (4)

Бәхет ул саф һава кебек. Кемдер бозмаса барлыгы сизелми.

Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (4)
Марат КӘБИРОВ. Маратизмнар (4)

Иң куркынычы – төркемнең сиңа таш атуы түгел, иң куркынычы – шул төркемдә дусларыңның йөзе чагылып китү.

Хатын-кыз колагы белән ярата, ә ирләр – күзе белән. Шуңа хатын-кыз – бизәнә, ирләр – алдаша.

Кешене үз галәмеңә кертмә, йолдызларыңны чәлдермәсен.

Саңгырау хирург наркоз кулланмый.

Әгәр тәбәгә эләккәнсең икән, сырын булса да ашап бетерерә тырыш.

Мең тапкыр сыналган: әдәплелек тешләрне “Орбит”тан яхшырак саклый.

Сумо буенча дөнья чемпионатына 80 тонна спортчы җыелды.

Бәхет ул саф һава кебек. Кемдер бозмаса барлыгы сизелми.

 Ул шулкадәр ялкау иде, хәтта өйләнгәндә дә авырлы хатынны сайлады.

Сарык булма – бүре тимәс.

Эштән куылган гаишникларның җаннары машиналар артыннан эт булып чаба.

Адәм баласы яктыга чыгу белән күләгә эзли башлый.

Кешенең эчке матурлыгы турында шагыйрь түгел, ә хирург күбрәк белә.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: