Гыйндулла абзыйның авылдан бик чыгып йөргәне юк. Менә әле үзен картлык баскач кына пенсия юллап шәһәргә килде. Эшләрен эш иткәч, кайтышлый юл буенда урнашкан ашханәгә сугылды.
– Карчыгымның төшенә дә кермәгән тел йотмалы берәр аш төреннән авыз итим әле, – дип, каршыда эленеп торган менюга күз салды. Әһә! Менә ул:
– Кызым, окрошка бир!
Түбәтәен салып ашарга гына керешкән иде, бер калак тутырып кабу белән азыгын читкә этәрде, алай гына да түгел, тулы тәлинкәсен күтәреп кире пешекчегә илтеп тапшырды.
– Авыл бәндәсе дигәч тә, нигә мине мыскыл итәсез?! Ашыгыз пешмәгән ләбаса, сап-салкын. Хәтта эчендә чи кыяр-помидорлары йөзеп йөри... Түләгән акчамны хәзер үк кире кайтарыгыз! Пешерергә әнә минем Өммегөлсемемнән барып өйрәнегез! – дип, ишек тибеп чыгып китте.
Бер төркем пешекчеләр генә көтелмәгән тамашадан көләргә дә, еларга да белми шаккатып Гыйндулла абзый артыннан бот чабып аптырашып карап калдылар.
Фото: fb.ru