Кызык-мызык
18 сентябрь 2022, 17:30

Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар (3)

Бөтенесен дә югалту өчен нәрсәңдер булырга тиеш.

Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар (3)Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар (3)
Марат КӘБИРОВтан Маратизмнар (3)

Егет кеше һәрчак егет булып кала. Хатыны янында булмаса – бигрәк тә.

Тун тегәргә ким дигәндә 5-10 хайван кирәк, ә ул тунны киеп йөрергә берәү дә җитә.

Яхшы асфальт юлда аунап ятмый.

Бөтенесен дә югалту өчен нәрсәңдер булырга тиеш.

Ахмакларның фикердәшләре һәрчак күбрәк була.

Бер-береңнен тормышын боза башлау бәйрәме “туй” дип атала.

“Матурлык корбан таләп итә. Мин – Матурлык. Ирем – Корбан”.

Без икәү йокысыз төн үткәрдек. Мин һәм черки. Ул җырлады да җырлады. Мин кул чаптым.

Беркайчан да чалкан ятып еламагыз: күз яшьләре колакка агып төшә – кытыклата һәм көләсене китерә.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас