Акыл акча түгел, кредитка алып булмый.
Ходай барысын да күреп өлгерә алмый, шуңа ул гайбәтчеләрне яралткан.
Бүгенге кызларга карасам, йөз яшькә кадәр яшәү теләге арта: татуировкалы әбиләр күрәсем килә.
Ышандырырга теләсәң, пышылдауга күч.
Боярга әйләнү өчен боярышникны күпме эчәргә кирәк?
Шуарга яратсаң – ярат та шу.
Гомер һәм акча турында бетә башлагач уйлыйлар.
Әниең алып биргән туңдырма аягыңа түгел, күкрәгеңә тама икән, димәк, син зур кыз.
Кешенең күзен ачсаң, авызын яба алмыйсың.
Итексез итекчедән итәксез тегүче яхшырак.
Юристлар ике төркемгә бүленә: берәүләр законны белә, икенчеләр – судьяны.
Матур кызга өйләнгән ирләр алама хатын белән аерылыша.
Гайбәт – тәмәке төтене шикелле, эчкә алмыйсың икән, бер зыяны да юк.
Автор фотосы.