Барлык яңалыклар
Кызык-мызык
11 август 2022, 10:10

Тормышмыни бу?!

Иремә душтан чыккач телефоныннан тапкан язма турында сөйләшербез дигән идем, инде өченче тәүлек юына.

Тормышмыни бу?!
Тормышмыни бу?!

* * *

Караңгыда бер ир “КамАЗ”ы белән “текә егетләр” утырган джипны төрттерә. Джип канауга төшеп каплана. Теге ир канауга таба сузылып:

– Әй, сез, исәнме анда, юкмы?

Тынлык. Ыһ иткән тавыш  та юк.

Теге ир, җиңел сулап:

– Аллаһка шөкер икән.

 

* * *

Врач наркоздан айныган пациентка: 

– Операцияне сез җиңел кичердегез, ә менә аның алдыннан үзегезне бик әшәке тоттыгыз: кычкырдыгыз, торып китәргә теләдегез.

– Шулай булмый ни! Миңе бит больницага тәрәзә юарга гына җибәргәннәр иде!

 

* * *

Урыс теле укытучысы сөйләше торган тутый кош сатып ала һәм икенче көнне аны зоокибеткә кире алып килә:

– Сезнең бу тутыегыз коточкыч сүзләр сөйли!

– Булмас! Без беркайчан да аның сүгенгәнен ишетмәдек.

– Сез мине дөрес аңламадыгыз: ул кайбер фигыльләрне дөрес төрләндерми.

 

* * *

Министр ниндидер киңәшмәгә ашыга һәм йөртүчесенә тизрәк

барырга куша. Әмма тегесе “гаишник”лардан курка. Шуннан министр руль артына утыра да, газ педален төбенә кадәр баса. Бар көченә чапкан машинаны “гаишник”лар туктата һәм документ сорыйлар. Министр үзенең хезмәт таныклыгын күрсәтә. Тегеләр җибәрергә мәҗбүр була. Икенче инспектор йөгереп килә дә иптәшеннән сорый:

– Нигә җибәрдең, кем иде ул? Болай чапкан өчен хәйран акча каерьп була иде бит!

– Кем икәнен белмим. Аның каравы, аны министр йөртә.

 

* * *

Ресторанда күңелсезләнеп бер абзый утыра. Бертуктаусыз башын уа, елар хәлгә җиткән. Каршысында – тулы чәркә. Шунда берәү йөгереп килә дә тегенең чәркәсен эчеп, күздән югала. Кайгыга баткан абзый, тагын да кәефсезләнеп:

– Тормышмыни бу?! Фатирымны таладылар, дача янды, хатын ташлап китте, сөяркәм дә юк. Хәзер менә бер оятсызы агуымны да эчте.

 

* * *

Кораб һәлакәткә эләгә һәм бата. Ялгыз утрауга гаҗәеп рәвештә котылган ир кеше йөзеп килә, ә утрауда аны хатыны каршы ала.

– Тәүлек буе кайда йөрдең? Пароход кичә үк баткан иде ич?

 

* * *

– Син Ватанны яратасыңмы?

– Яратам, әлбәттә! Бу хакта нинди сүз булырга мөмкин?!

– Аның өчен гомереңне бирәсеңме?

– Менә сиңа мә! Ә ул чагында Ватанны минем кебек кем яратыр соң?

 

* * *

– Әни, әти шундый тыйнак егет идеме?

– Әлбәттә. Югыйсә син биш яшькә зуррак булыр идең.

 

 * * *

Иремә душтан чыккач телефоныннан тапкан язма турында сөйләшербез дигән идем, инде өченче тәүлек юына.

 

Фото: stihi.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: